Башымнан юрганга уралам…

Башымнан юрганга уралам.
Дөньядан,
Үземнән качарга омтылу.
Чынлыкка чыдарлык чамам юк —
Күземне ачарга курку бу.

Ə башым тубалдай. Уйлардан
Мендәрем изелә. Күземдә
Бер тамчы йокы юк. Һәрбер төн
Сыр булып маңгайга тезелә.

(Бушлыкка куш булып, тынлыкка кушылып
Күңелне кырган күк әллә ни…
Йөрәгем ярылып яралган юлларны
Кемнәрдер укый да…
Урлый да…»чидибр» әвәли…)

…Мин вакыт күзендә бер тузан бөртеге…
Əәәәй…ыргытыйм, булмаса, каләмне!
Ник хаҗәт бу иҗат?! Бу халәт?!
Киңәйтә алмагач Галәмне?!.

Гаепле эзләмим. Түзәм мин.
Үзем дә
Мәслихәт бер гамәл кылмагач…
Татарча укучы калмады.
Татарча язучы булмагач!..

Ни мәгънә бу мәлдә көй-моңсыз
Уйнаудан күңелем кылында?!.
…Бу шигырь минем дә илем күк
Булдыксыз булуым турында…

Яшәүнең үзендә ни мәгънә?!
Һәр хәлдә…
Безгә бит барыбер китәсе…
Инкыйлаб дәгьвәли бу җаным!
Ə җирдә инкыйраз иртәсе…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт